Закон бозган өчен лицей директоры суд алдына баскан.Барнаулда 86нчы лицей җитәкчесе Ирина Агафоновага коронавирус пандемиясе вакытында ата-аналар җыелышын үткәргән өчен штраф салганнар. Бу хакта район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.“Административ хокук бозу турындагы эш материалларыннан күренүенчә, 86нчы лицейда планнан тыш тикшерү үткәргәндә 17 сентябрь көнне 18.30да, оешмаларның махсус эш режимы чорында COVID-19 йогышы таралу шартларында, лицей директоры И. Агафонова 4нче сыйныфта ата-аналар катнашлыгында киңкүләм чара — ата-аналар җыелышы үткәргән”, — диелә хәбәрдә.Директорга карата “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен" протокол төзелгән. Лицей җитәкчесенә суд 25 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.