Башкортстанда ата-аналар республика мәктәпләрендә дистанцион укытуны туктатуга каршы чыккан иде.
Башкортстанда 750гә якын укучы дистанцион укыту режимына күчкән. Тиешле гаризаны аларның әти-әниләре язган. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
"Җәй көне мәгариф өлкәсендә федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Хәзер укучының ата-анасына һәм законлы вәкилләренә баланың дистанцион режимга күчүе турында гариза язу хокукы бирелде. Гомумән алганда, 6-10нчы сыйныфларга кагылмыйча, 750 бала ата-аналар гаризасы буенча дистанцион режимга күчте, — дип белдерде Айбулат Хаҗин. — Минем фикеремчә, традицион көндезге форманы һич тә дистанцион укытуга алыштырып булмый. Шуңа күрә, әгәр дә баланың физик сәламәтлеге мөмкинлек бирә, ул өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәгә керми икән, бу очракта мәктәпкә йөреп укырга кирәк".
Министр билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә профилактика чаралары тулы күләмдә үтәлә. Тиешле ведомстволар аларның үтәлешен тикшерә. Шул ук вакытта, әгәр бала коронавирус белән авырган булса һәм терелсә, уку йортында ата-аналардан баланың терелүен һәм куркыныч тудырмавын раслаучы ПЦР анализлары нәтиҗәләрен китерүне сорыйлар.
«Без көн саен мәктәп укучылары арасында да, педагогик коллектив арасында да коронавирус белән авыручылар буенча ситуацияне күзәтәбез. Дүрт атна диярлек дистанцион режимда укуыбызны исәпкә алып, моңа кадәр өч атна каникуллар булды, шушы җиде атна эчендә авырулар санын киметү буенча бик уңай динамика күзәтелде. Гомумән алганда, хәзерге вакытта ярты миллионлы армиядән торган укучылар арасында 200дән артык мәктәп укучысы COVID-19 авырый, шулай ук 180 педагогта коронавирус диагнозы расланган”, — диде министр.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, ата-аналар республика мәктәпләрендә дистанцион укытуны бетерүгә каршы чыкты. Алар мәктәпләрдә көндезге дәресләр башлану инфекциянең таралу тизлеген арттырачак, дип саный, шул ук вакытта тәүлек саен 140тан артык зарарланган кеше теркәлә. Социаль челтәрләрдә барган дискуссиядә укучыларның еш кына коронавирус йөртүчеләр булуы һәм әти-әниләре өчен дә, әби-бабайлары өчен дә куркыныч тудыруы турында билгелиләр. Кайбер ата-аналар социаль челтәрләрдә гариза буенча дистанцион укытуны озайту турында карарларын белдерделәр.