Уфада башкорт телен популярлаштыру буенча проектлар презентациясе узачак.
12 декабрьдә 17.20 сәгатьтә Арт-квадратның “Сердце” ивент-холлында “Башҡорт теленә яңы ҡараш. Новый взгляд на башкирский язык” дигән темага чара узачак. Аның кысаларында башкорт телен популярлаштыру буенча проектларны тәкъдир итү булачак.
Чара офлайн һәм онлайн форматта узачак: коронавирус пандемиясе шартларында барлык теләүчеләрне бер мәйданчыкта җыеп булмый. Анда проект авторлары һәм аны эшләүчеләр, иҗтимагый фикер лидерлары катнашачак, ә киң аудиториягә БСТ телеканалы эфирында һәм социаль челтәрләрдә турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Чара барышында катнашучыларга башкорт-урыс һәм урыс-башкорт тәрҗемәчесенең яңа веб-порталы, башкорт телен өйрәнү өчен мобиль кушымталар, “Асылташ” прогрессив үсеп килүче яшьләр бренды турында сөйләячәкләр.
Чараны башкорт телен саклау һәм үстерү фонды оештыра. Махсус кунак — яшь курайчы Юлай Касыймов.