+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Декабря 2020, 16:25

Иң яхшы педагоглар бүләкләнә

Башкортстанда сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү эшен иң яхшы оештыру буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

Башкортстанда сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү эшен иң яхшы оештыру буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста 50дән артык педагог, методист һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Уфа, Сибай, Салават, Октябрьский, Бәләбәй, Илеш, Зианчура, Дәүләкән, Благовар, Стәрлетамак районнарыннан 16 җиңүче һәм призер билгеләнде.

11 декабрьдә Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында укытучыларны тантаналы бүләкләү булачак.

Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде: “Башкортстанда сәләтле балаларны әзерләүнең иң яхшы белем бирү программасы”; “ Сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләрне әзерләүнең иң яхшы интенсив программасы”; “Башкортстанда сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләрне үстерү һәм алып бару буенча иң яхшы белем бирү оешмасы”; “Мәгариф оешмасында сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләрне үстерүнең индивидуаль белем бирү траекторияләрен формалаштыру буенча иң яхшы эш системасы".

Фото: 56np.ru


Читайте нас