+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Декабря 2020, 07:20

Студент балаларына ясле кирәк

Югары уку йортлары каршында ясле-бакчалар ачарга тәкъдим иттеләр.

Югары уку йортлары каршында ясле-бакчалар ачарга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев югары уку йортлары базасында студентлар файдалана алырлык ясле-бакчалар булдырырга тәкъдим итте. Үзенең мөрәҗәгатен ул мәгариф һәм фән министры исеменә юллады.

Сухарев студентларның уку чорында ук гаилә кору теләген мактауга лаек дип атады. Әмма бала туу кайчагында студентларны авыр хәлгә куя, сабый тәрбияләгәндә дәресләргә йөрү кыенлаша.

Парламентарий билгеләвенчә, кайбер югары уку йортлары каршында балалар бакчалары эшләп килә инде. Аларда укытучыларның гына түгел, студентларның балаларына да урыннар тәкъдим ителә. Шуңа да карамастан, күпчелек югары уку йортлары каршында мондый учреждениеләр юк.

“Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт югары уку йортлары каршында ясле-бакчалар оештыру мөмкинлегенә бәя бирүегезне сорыйм. Алардан дәүләт бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә файдалана алсыннар иде”, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Депутат әлеге балалар бакчалары коммерция нигезендә көндезге бүлектә югары белем алучы студентлар өчен дә бушлай булырга тиешлеген дә билгели.

Фото: kp.ru
Читайте нас