+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 декабрь 2020, 19:15

Сыйныф сәгате Өлфәт Мостафин истәлегенә багышланды

Уфа мәктәпләрендә “Башкаланың танылган шәхесләре” темасына сыйныф сәгатьләре узды.

Уфа мәктәпләрендә “Башкаланың танылган шәхесләре” темасына сыйныф сәгатьләре узды.

Бүген, 7 декабрьдә, Уфаның 93нче физика-математика лицеенда “Башкаланың танылган шәхесләре” дигән темага сыйныф сәгате узды. Ул Өлфәт Мостафин истәлегенә багышланган иде.
Инновацион технологияләр куллану, аерым алганда, смарт-камералар нәтиҗәсендә, бу чарада онлайн форматта Өлфәт Мансур улының әнисе — Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызы, туганнары, шулай ук Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова һәм башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников катнашты.
Сыйныф сәгате кысаларында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Блинов балаларны Өлфәт Мансур улының биографиясе белән таныштырды һәм соңгы ике елда шәһәр тормышында төрле өлкәләрдәге казанышлар турында сөйләде. Аерым алганда, ул бу вакытта паркларны, скверларны, ял зоналарын төзекләндерү, шәһәрне яшелләндерү, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт учреждениеләрен төзү, юлларны капиталь ремонтлау, муниципаль шәһәр читендәге лагерьларның инфраструктурасын яхшырту, шәһәрнең урамнарын һәм ерак территорияләрен тышкы яктырту, мәктәпләргә керү юлларын өстәмә яктырту, видеокүзәтү камераларын урнаштыру, ишегалларын комплекслы төзекләндерү, торак йортларның подъездларын капиталь ремонтлау һ.б. программаларның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Андрей Блинов сүзләренә караганда, күп кенә танылган кешеләрнең казанышлары аларның тырышлыгы һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булган.
— Өлфәт Мостафинның биографиясен тулырак белгәч, без авылдан килгән гади егетнең максатчанлык һәм эшкә намуслы карашы, үсешкә омтылуы нәтиҗәсендә уңышларга ирешүен күрәбез, — дип билгеләп үтте ул.
Дәрес ахырында укытучы балаларны киләчәк, һөнәр сайлау турында уйланырга чакырды һәм танылган язучы, режиссер һәм актер, Василий Макарович Шукшинның мәктәп укучыларының берсенә язылган хаттагы тәэсирләре белән уртаклашты:
“Теләгән максатыңа сине хыял гына түгел, ә акыл һәм хезмәт тә алып киләчәк. Син үз язмышыңның хуҗасы. Башкалардан күбрәк бел, башкаларга караганда күбрәк эшлә —менә бөтен язмыш! Үз халкың өчен күп нәрсә эшләргә кирәклеген бел".
Андрей Блинов балаларга җаваплы булырга, уңышсызлыклардан курыкмаска һәм үз максатларына ирешүләрен теләде.
Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызы, үз чиратында, авыр көннәрдә ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм Өлфәт Мансур улы тарафыннан башланган проектларның тормышка ашырылачагына һәм ахырына кадәр тәмамланачагына ышаныч белдерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Башкаланың танылган шәхесләре” темасына сыйныф сәгатьләре бүген Уфаның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә узды. Аларда 5-9нчы сыйныфларда белем алучы 25 меңнән артык укучы катнашты.

Фото: ufacity.info
Читайте нас