+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 декабрь 2020, 14:05

Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерү буенча киңәшмә үтте

9 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерү мәсьәләләре буенча Уфа югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

9 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерү мәсьәләләре буенча Уфа югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерәбез, 3 декабрьдә Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин федераль ярдәм алачак фәнни-мәгариф үзәкләрен конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча боерыкка кул куйды. Аларның берсе Уфада булачак. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә алты университет, өч фәнни учреждение һәм республика икътисадының реаль секторындагы 20 оешма керде.
- Безнең республика өчен бу зур җиңү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Алдагы елларда төбәктә мондый уңышлар булмады: федераль вуз да, милли тикшеренү университеты да оештырылмады. Хәер, Башкортстанда фән дәрәҗәсе бик югары. Һәм хәзер уртак тырышлык белән без бу бушлыкны тулыландырдык. Башка төбәкләр белән бик каты көндәшлек шартларында без бу глобаль бурычны уңышлы хәл иттек. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия үзәге фән, җитештерү һәм бизнес интеграторы булачак. 2024 елга ул беренче практик нәтиҗәләрне бирергә тиеш.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, Евразия фәнни-мәгариф үзәген төзү проекты кураторы Александр Сидякин яңа шартлар буенча төбәкара фәнни-мәгариф үзәкләр һәр ике ел саен үзләренең булдыклылыгын расларга тиеш, дип билгеләде.
Сколково фән һәм технологияләр институты ректоры Александр Кулешов республиканы конкурста җиңүе белән котлады һәм куелган бурычларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.
Киңәшмә азагында Башкортстан Башлыгы үзәкне оештыруда актив катнашкан белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас