+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 декабрь 2020, 18:05

Мәктәп яңа автобуслы булды

Бүген Ишембай районының Колгона авылында ГАЗ маркасындагы тулы приводлы мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды.

Бүген Ишембай районының Колгона авылында ГАЗ маркасындагы тулы приводлы мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды.
Автобус төбәк бюджеты исәбенә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан алынган. Салоны ун кешегә исәпләнгән, бу озатып баручының аерым урынын да кертеп. Автобус хәвефсезлек чаралары, әйберләр өчен киштәләр, ашыгыч туктату төймәләре, тахограф белән тәэмин ителгән.
Колгона авылы мәктәбендә ике автобус бар, алар укучыларны йөртү өчен җәлеп ителгән. Берсе – ПАЗ, икенчесе ГАЗ маркасында. Тулы приводлы автобус текә күтәрелешләр булган таулы урыннарда урнашкан торак пунктларга бара алу мөмкинлеге бирәчәк.
Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас