+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 декабрь 2020, 14:00

Укытучыларга илебез планшетларын тапшырачаклар

Алар “Аврора” операцион системасында эшләячәк.

Алар “Аврора” операцион системасында эшләячәк.

Русия мәктәпләренең 5-11нче сыйныфларында белем алучы барлык укытучыларга “Аврора” операцион системасы идарәсе булган үз илебезнең планшетларын тапшырачаклар. Бу хакта Дәүләт думасында Русиядә дистанцион белем бирүне кертү мәсьәләсенә багышланган "түгәрәк өстәл" барышында санлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Качанов сүзләренә караганда, “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасында шундый 700 мең җайланма салынган.
Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, министрлык бурычлары арасында — 2024 елга барлык мәктәпләрдә дә Wi-Fi инфраструктурасы булдыру.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә мәктәпләрдә “Аврора” операция системасын куллануны киңәйтергә кушкан иде.
"Аврора" (элекке исеме - Sailfish Mobile OS Rus) - Jolla фин компаниясенең Sailfish ачык платформасы базасында эшләнгән беренче Русия мобиль операцион системасы.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас