+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2020, 21:25

Башкортстанда этнолингвистик үзәк булдырыла

Әлеге үзәк туган телләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Әлеге үзәк туган телләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында" Башкортстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты эшләнде.

“Әлеге закон проекты республикада Башкортстан халыклары телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча этнолингвистик үзәк булдыруны күздә тота, — дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. — Ул җитди фәнни-тикшеренү эше белән, шул исәптән бай фольклор материалны өйрәнү, шулай ук методик программалар эшләү белән шөгыльләнәчәк”.

Бүген парламентның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты каршындагы Мәгариф һәм мәдәният буенча экспертлар советының уртак утырышында яңа структураның форматы һәм бурычлары турында сүз барды.

"Экспертлар 90нчы еллар уртасында республикада эшләп килгән Милли мәгариф проблемалары институтын тергезү идеясе яклы, — диде Константин Толкачев. — Узган чирек гасыр эчендә барлыкка килгән бушлык тулыланмады. Бездә теоретик лингвистика белән шөгыльләнүче оешмалар, үз бурычларын хәл итүче югары уку йортлары бар. Әмма туган телләрне үстерү өчен безгә әлеге процессны фәнни яктан гына түгел, программа-методик яктан тәэмин итүне дә үз өстенә ала алырлык структура кирәк. Нәтиҗәле укыту өчен сыйфатлы методик әсбаплар, дәреслекләр һәм хрестоматияләр, санлы материаллар эшләү өчен яхшы платформа кирәк”.

Парламент спикеры фикеренчә, этнолингвистик үзәк булдыру республиканың мәдәни үзенчәлеген саклауга ярдәм итәчәк.

"Тел — аралашу чарасы гына түгел, ул - халык мәдәнияте нигезе, милли характер һәм чынбарлыкны тою чагылышы, — диде Константин Толкачев. — Туган телләребезне саклап, без Башкортстанның милли үзенчәлеген, аның этномәдәни күптөрлелеген саклыйбыз".

Фото: kurultay-ufa.ru
Читайте нас: