+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2020, 15:30

Диссертация советы янә эш башлый

Башкорт теле һәм әдәбияты буенча Диссертация советы эше тергезелде.

Башкорт теле һәм әдәбияты буенча Диссертация советы эше тергезелде.

Башкортстанда “Русия Федерациясе халыклары телләре һәм әдәбияты: башкорт теле һәм әдәбияты " юнәлеше буенча Диссертация советы эше тергезелде. Бу хакта республика Хөкүмәтендә Башкорт теле көненә багышланган докладында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов хәбәр итте.

Диссертация советы республика Башлыгы Радий Хәбировның Русиянең Мәгариф һәм югары белем министрлыгына үтенече буенча тергезелде.

"Без Башкорт дәүләт университеты коллективы белән бик мөһим бурычны бергәләп хәл иттек - “Башкорт теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча Диссертация советын кайтардык. Ул - дөньяда бердәнбер, без бер ел элек аны югалтканда бик борчылдык”, — дип шәрехләде аның сүзләрен Радий Хәбиров.

Ул Азат Бадрановка һәм мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга советка янә ябылу куркынычы янамасын, ә үссен өчен бик җитди карарга кушты.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: