+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2020, 15:25

Мобиль кушымталар телгә өйрәтә

Башкорт телен саклау һәм үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Башкорт телен саклау һәм үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Соңгы ике ел эчендә республика Башлыгы Хакимияте Хөкүмәт белән берлектә башкорт телен үстерүне яңача дәрәҗәгә чыгару буенча күп эш башкарды. Бу хакта республика Хөкүмәтендә Башкорт теле көненә багышланган докладында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов билгеләп үтте.

“Түбән эффектлы элекке алымнар урынына без бүген башкорт телен популярлаштыру, тел мохитен булдыру (бигрәк тә бәләкәй балалар өчен) һәм башкорт телен өйрәнү өчен санлы инфраструктуралар барлыкка китерү кебек чаралар аша эш итәбез.

“Башкорт теле буенча халыкара диктант” акциясе киң популярлык яулады. Быел бу акциядә 300 меңнән артык кеше катнашты, алар исәбендә, Русиянең 18 төбәге һәм 24 чит ил вәкиле бар. Текстларның төрле дәрәҗәдә булуы катнашучыларның санын күпкә арттырды. Башкорт телен һәм башка туган телләрне үстерү буенча грант проектлары эше дә яңача оештырылды. Эшләрне проектлау, конкурска сыйфатлы тәкъдимнәр әзерләү алып барылды.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан да әһәмиятле эшләр башкарыла. Аларның катнашлыгында һәм озатуында “YouTube” видеохостингы һәм социаль челтәрләр өчен контент булдырылды, телерадиопроекттар тормышка ашырылды.

Моннан тыш, 2019-20 елларда башкорт телен өйрәнү өчен “Сәләм”, “Bashword”, “Эшлекле башҡорт теле” мобиль кушымталары һәм балалар өчен “Әлләсе”, “IQbalaBash”, “Инофон BASH” мобиль кушымталар әзерләнде.

Фондның иң әһәмиятле проектларының берсе — урысча-башкортча, башкортча-урысча “Башкортсофт” онлайн-тәрҗемәчесе. Анда миллионнан артык параллель тексларның туплануы “Яндекс” һәм “Google” системалары тәрҗемәчеләре эшен тагын да камилләштерәчәк”, — диде Азат Бадранов.

Фото: Башкортстан Хөүкмәте
Читайте нас: