Интернетта тест үтеп, үзеңне тикшереп карарга мөмкинлек бар.
Республикада Башкорт теле көне уңаеннан тест узарга мөмкин булган сайт эшли башлады. Ул синең кайсы башкорт диалектында сөйләшүеңне билгеләячәк. Бүгенге көндә тестны 720дән артык кеше үткән дә инде.
“Башкорт телендә өч диалект бар: Урал арты, көньяк һәм төньяк-көнбатыш. Һәм бу өч диалектлы төзелеш — гомумтанылган фәнни факт. Диалектлар турында мондый карар 1980 елларда Уфада Русиянең әйдәүче тюркологлары катнашлыгында Бөтенсоюз диалектологик конференцияләре сериясе узганда кабул ителгән иде", — дип хәбәр итә тестны оештыручылар.
Үз фикереңне белү өчен тестны bash-dialekt.com сылтамасы буенча узарга мөмкин.