+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2020, 19:20

Дәрес буе шкаф эчендә утырган...

Малайны аннан чыгармаган укытучы өстеннән гариза язганнар.

Малайны аннан чыгармаган укытучы өстеннән гариза язганнар.

Волгоградта укытучы 14 яшьлек укучыны шкафка ябып тота. Мәгариф департаменты, укучының әнисе гариза язганнан соң, тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта v102.ru. хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, бу хәл шәһәрнең 49нчы мәктәбендә булган. Укучы тәнәфес вакытында сыйныфтан чыгарга теләми һәм хуҗалык кирәк-ярагы сакланган шкафка кереп утыра. Дәрес башланыр алдыннан сыйныфка директор урынбасары килеп керә. Шкаф эчендәге укучыны күреп, ул аның анда утыруының сәбәпләре турында сораша, бала берүзе калырга теләвен әйтә. Шуннан соң завуч педагогка малайны чыгармаска киңәш итә һәм аны мичкәдәге Диоген дип атый. Нәтиҗәдә, укучы дәрес буе шкаф эчендә утыра, чыгарга омтылса да, укытучы аны чыгармый.
Укучының әнисе сүзләренә караганда, ул улы ахмаклык кылганын аңлый, әмма бу хәлне тыныч юл белән хәл итәргә мөмкин иде, дип саный.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: