Нуриман районының Первомайское авылында балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп төзелеше тәмамланды.
Социаль әһәмияткә ия объектны төзү “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Объектны төзү 2019 елның көзендә башланды. Бинаның гомум мәйданы якынча ике мең квадрат метр. Мәктәп 60 урынга исәпләнгән, ә балалар бакчасы 20 урынлык. Мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә физкультура мәйданчыгы, киңкүләм чаралар һәм актив ял итү өчен мәйданчыклар каралган.
— Мәктәп – безнең авыл өчен бик кирәк иде. Искесе авария хәлендә иде. Шулай ук балалар бакчасы төзү мәсьәләсе дә күтәрелде, — ди Первомайское авыл хакимияте башлыгы Федор Әхмәдуллин.
Яңа мәктәп компьютер сыйныфлары һәм интерактив такталар белән җиһазландырылган, видеокүзәтү системасы бар. Мәктәптә ике мобиль сыйныф яки “скулбокс” бар, анда укытучылар өчен — бер, укучылар өчен сигез ноутбук куелган.
— Бүгенге көндә Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе тарафыннан 7 белем бирү учреждениесе һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән 4 мәктәп төзелә. Объектлар республика адреслы инвестицион программасы кысаларында да, гомумдәүләт һәм федераль проектларны тормышка ашыру кысаларында да төзелә. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча 2020 елда ике объект файдалануга тапшырылачак, шуларның берсе Нуриман районының Первомайск авылында, — дип белдерде Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Артур Насыйров.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, җиһазлар урнаштырылган. Аны файдалануга тапшыру өчен тиешле чаралар күрелә.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото:education.bashkortostan.ru