Укучы педагогларның күпләп авыруы турында чаң суга.
Түбән Новгородта укучы 85нче мәктәптә укытучыларның күпләп авыруы турында хәбәр итә. Бу хакта ул Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитинга “Инстаграм”да язган.
“Исәнмесез, хөрмәтле Глеб Сергеевич. Зинһар, 85нче мәктәптәге хәлгә игътибар итегез. Бездә 15 укытучы авырый, ә калган укытучылар һәм балалар алар белән элемтәгә керделәр. Мондый хәлдә мәктәпкә йөрү дә куркыныч”, — дип язган укучы.
Төбәк башлыгы хәбәрне күргән һәм мәгариф министрына тиешле чаралар күрергә кушкан.