Республикада үткән бәйгеләр шуны раслады.
Быел республикада Башкорт теле елы уңаеннан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында бик күп чаралар үтте. Укучылар һәм студентлар төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнашып, телне, тарихны яхшы белүен, үзләренең тирән белемле булуын күрсәттеләр.
Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Минем шәҗәрәм” республика генеологик тикшеренүләр конкурсында Башкортстаннан һәм Русия төбәкләреннән 400дән артык укучы катнашты. Күптән түгел бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Эшләр өч юнәлеш буенча тәкъдим ителде: “Гаилә елъязмасы”, “Туган ил тарихында минем гаиләм”, “Безнең династия”.
— Конкурста Әлшәй, Бәләбәй, Бөрҗән, Илеш, Ишембай, Мишкә, Туймазы, Яңавыл районнары, Нефтекама, Октябрьский, Уфа шәһәрләре мәктәптәре укучылары, А. В. Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының Башкорт кадет корпусы тәрбияләнүчеләре, Башкорт дәүләт университеты студентлары катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, — дип билгеләде Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зинуров.
“Туган ил тарихында минем гаиләм” номинациясендә Уфаның 34нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре,
А. В. Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының Башкорт кадет корпусыннан Рамазан Ялалов һәм Башкорт дәүләт университетының 2нче курс студенты Диана Әхмәтханова җиңү яулады.
“Безнең династия” юнәлешендә, шулай ук, Башкорт кадет корпусыннан Арслан Юлмөхәммәтов, Уфаның
М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясе укучысы Вероника Синицына һәм БДУ студенты Татьяна Явнаяның эшләре иң яхшылар исемлегенә керде.
“Гаилә елъязмасы” номинациясендә 1нче урынны Яңавылның 7нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Шамил Сәйфуллин, Ишембай районының Урман-Бишкадак мәктәбе укучысы Ләйсән Хәмидуллина, Нефтекаманың 9нчы мәктәбе укучысы Диана Фазлыева һәм Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы студенты Радэль Мөкатдәсов яулады.
Башкорт телен өйрәнү республика колледжларында белем алучы студентлар арасында да зур кызыксыну уята. Студентлар еш кына төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә көчен сыный. Мәсәлән, күптән түгел һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында башкорт теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. Аны Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Олимпиада Башкорт теле елына, Башкорт теле көненә багышланган республика чаралары кысаларында узды. Чараның төп максаты — башкорт теле һәм әдәбияты буенча тирән белемле, сәләтле студентларны ачыклау, милли мәдәниятнең иң мөһим өлеше буларак, башкорт теленә хөрмәт тәрбияләү.
Олимпиада ике юнәлештә – башкорт телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында аерым оештырылды. Ул өч өлештән торды. Беренче турда студентлар тест сорауларына җавап бирсә, икенчесендә инша язды, соңгысында проектларын яклады.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау шартларында олимпиада электрон ресурслар мөмкинлекләрен кулланып, дистанцион форматта үткәрелде.
Олимпиадада 66 һөнәри белем бирү оешмасыннан 525 студент катнашты. Нефтекама нефть колледжы һәм Уфа күппрофильле һөнәри колледжы студентлары җиңүчеләр дип табылса, Сибай, Уфа, Бәләбәй, Ишембай, Нефтекама һөнәри уку йортлары укучылары призерлар исемлегенә керде.
Республика колледжларында белем алучы студентларның 33524е башкорт телен — дәүләт теле, 7297се туган тел буларак өйрәнә. Шулай ук, туган тел буларак татар һәм чуваш телләре дә өйрәнелә. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында 190 башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.