-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2020, 16:50

Укытучыга өстәмә акча түләргә “онытканнар”

Түбән хезмәт хакына зарланган педагогка мәктәп директоры “сәер тикшерүләр” оештыра башлый.

Түбән хезмәт хакына зарланган педагогка мәктәп директоры “сәер тикшерүләр” оештыра башлый.

Пермь краеның Березники шәһәрендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Евгений Хан күптән түгел түбән хезмәт хакына зарлана. Ике ставкадан артык эшләгән педагог 22 мең сум эш хакы алган була. Хәзер аңа беренче категория өчен өстәмә түли башлаганнар, элек андый нәрсә барлыгын “онытканнар”.
Укытучы билгеләвенчә, керемне арттыруга төбәк Мәгариф министрлыгы үткәргән тикшерү ярдәм иткән.
“Беренче категория өчен коэффициент — аена 2,3 мең сум түләргә онытканнары ачыкланды. Мин күңелем белән сөенеч кичерәм. Проблема турында юкка гына сүз кузгатмаганмын икән. Минем хакта публикацияләрдән соң тагын берничә кеше “Укытучылар Альянсы” профсоюзына мөрәҗәгать иткән”, — ди Евгений Хан.
Шуңа да карамастан, ул хәтта әле дә үзенең эш хакы уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булуын билгели. Ул, министрлык тикшерүеннән соң, аның хезмәт хакы янә артыр, дигән ышаныч белдерә.
Евгений Хан шулай ук хезмәт хакы белән бәйле проблемалар турында сүз кузгаткач та, ул эшләгән мәктәп директоры аңа “сәер тикшерүләр” оештыра башлавы турында сөйли. Әмма педагог алар өчен бик борчылмый, чөнки ул үз эшенең сыйфатына ышана икән.

Фото: myslo.ru


Читайте нас: