+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2020, 12:35

Иң популяр башкорт блогеры билгеле булды

Бәйгедә 50дән артык мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты.

Бәйгедә 50дән артык мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды белән берлектә 16 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр мәктәпләр, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары студентлары арасында “Иң популяр башкорт блогеры” конкурсын оештырды.

Конкурс шартларына ярашлы, дәгъвачының блогы күбесенчә башкорт телендә контент белән тутырылырга, конкурс максатларына һәм бурычларына туры килергә тиеш иде. Бәйгедә 50дән артык укучы катнашырга теләк белдерде.

Составына башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук танылган артистлар-блогерлар Миләүшә Хәйбуллина (#milya_dance), Заһит Кунафин (#zagit_kunafin) һәм Заһир Зәйнетдинов (#zainetdin) кергән жюри иң лаеклы блогерны сайлады. Ул — М. Акмулла исемендәге БДПУның 4нче курс студенты Айгиз Асылбәков (#bashkort m_asadiylbakov97) булып чыкты.

"Өмет" номинациясе Я. Хамматов исемендәге Белорет башкорт гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Ләйлә Үтәбаевага (#leylautabaeva) һәм Әлшәй районы Никифар авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Язгөл Кәримовага (#yaz10gu) бирелде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм конкурста җиңүчегә кыйммәтле приз “Башкорт теле: новый взгляд. 2.0” “Арт-квадрат” территориясендә узган чарада тапшырылды.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: