Исемлеккә республиканың 50 мәктәбе кергән.
Республика мәктәпләренә гомум бәясе 10 миллион сум булган техник җиһазлар кайтарылачак. Урыс һәм башкорт теле һәм әдәбияты кабинетларына ноутбуклар, проекторлар, интерактив такталар тапшырылачак. Премьер-министр Андрей Назаров имзалаган тиешле боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Техник җиһазларны республиканың Әбҗәлил, Әлшәй, Бөрҗән, Белорет, Зилаер, Яңавыл һәм башка районнарында һәм Агыйдел, Нефтекама, Салават, Октябрьский, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләрендә урнашкан мәктәпләр алачак. Исемлектә барлыгы 50 мәктәп бар.
Документ нигезендә дәүләт мөлкәте муниципалитетлар милкенә бушлай тапшырыла. Җиһазларның гомум бәясе 10 миллион сумга җитә. Һәр мәктәпкә 187 меңнән 196 мең сумга кадәр акча бүлеп бирелә.