-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2020, 14:40

"Мыльный бум" хәйрия акциясендә катнашыгыз!

Сибайның "Белочка" дигән балалар бакчасы "Мыльный бум" хәйрия акциясендә катнашкан.

Сибайның "Белочка" дигән балалар бакчасы "Мыльный бум" хәйрия акциясендә катнашкан.

Проектның төп максаты - мәктәп укучыларын шәһәрнең социаль приютларында тәрбияләнүче яшьтәшләренә ярдәм итүгә җәлеп итү.

Сибайда бу акцияне "Гаилә" медицина үзәге оештырган. Ай дәвамында һәр бала үз тәрбиячесе аша теш пастасы, шампунь һәм башка товарларны "С любовью" хәйрия фондына тапшырган. Җыелган кирәк-яраклар Башкортстан территориясендә интернат тибындагы учреждениеләрдә яшәүче балаларга җибәреләчәк.

Балалар бакчасы җитәкчелеге акциядә катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә битараф калмаганнары өчен рәхмәт белдерә.

Фото: Сибай хакимиятенең мәгариф бүлеге
Читайте нас: