+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 декабрь 2020, 10:40

Авылда яшь “кулибиннар” үсә!

Башкортстанда 13 яшьлек үсмер үз куллары белән трицикл җыйган.

Башкортстанда 13 яшьлек үсмер үз куллары белән трицикл җыйган.

Бөрҗән районының Иске Мөсәт авылында яшәүче 13 яшьлек үсмер үз куллары белән трицикл җыйган. Кирәкле детальләрне җыю, схемаларны өйрәнү өчен бер елга якын вакыт киткән, ә трициклның үзен Арсен әтисе ярдәме белән ике ай эчендә ясаган.
Арсен Кулбирдин — 7нче сыйныф укучысы. Техника белән балачактан ук мавыга, дип яза “Башкортостан” гәзитеннән коллегаларыбыз. Әтисе Шамилдән малай эретеп ябыштырырга өйрәнә һәм акрынлап кызыклы җайланмалар җыя башлый. Мәсәлән, узган ел ул өч көпчәкле велосипед ясаган. Яшьтәшләре дә кызыгып, үзләренә дә эшләргә куша, чөнки мондый арбалы велосипедта печәнгә йөрергә һәм балыкка барырга да уңайлы.
Арсен интернетта өч көпчәкле трицикл күреп кала һәм шуны эшләргә була.
"Трицикл сәгатенә 30-40 километрга якын тизлектә йөри алса да, улыбызга 20 чакрымнан тизрәк йөрергә рөхсәт итмибез. Трицикл аңа печәнгә һәм кайвакыт кибеткә бару өчен кирәк. Без техниканы эш өчен генә кулланабыз дип килештек”, — ди аның әнисе Нәркәс.
Арсен әлегә киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын уйламаган. Әмма һөнәренең техника белән бәйле булуына шик юк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас