Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2020, 13:55

Робот техникасы олимпиадасында катнашыгыз

Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә “Агробум” республика робот техникасы олимпиадасында катнашу өчен теркәлү башланды.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә “Агробум” республика робот техникасы олимпиадасында катнашу өчен теркәлү башланды.

Төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, робот техникасы олимпиадасында 6-18 яшьлек балалар катнаша ала.
Ярышлар биш иҗади юнәлеш буенча узачак. Алар арасында — “Агроскаутинг”, ”Сити-фермер (вертикаль фермалар эшләү)”, ”Дроннар операторы”, “Төгәл игенчелек” һәм “Агрокибернетика".
"Олимпиадада индивидуаль рәвештә яки командада өч кешегә кадәр, шул исәптән команда җитәкчесе дә, катнашырга мөмкин. Алдан проектның кыскача презентациясе белән видеовизитка язмасын әзерләргә кирәк. Видеовизитка язмасы — олимпиаданың турыдан-туры этабында катнашу өчен мәҗбүри шарт”,— дип ассызыклыйлар ведомствода. Билгеле булуынча, “Агробум” робот-техника олимпиадасы проекты Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы грантына лаек булган.
“Агробум”да катнашу өчен гаризалар 25 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Олимпиаданы оештыручылар — Башкортстанның “Яшьләр сәясәте лигасы” яшьләр башлангычларын үстерүнең төбәк җәмәгать оешмасы, Башкортстанның Яшьләр хөкүмәте, Башкотстанның Спорт министрлыгы ярдәмендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Фото: avyl-tannary.rbsmi.ru
Читайте нас: