+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2020, 15:40

Укучылар дәресләрдә туңып утыра...

Сыйныфларда һава температурасы 13 градус булганда, ничек укымак кирәк?!

Сыйныфларда һава температурасы 13 градус булганда, ничек укымак кирәк?!

Чуваш Республикасының Әхмәт авылында мәктәп укучылары дәресләрдә туңып утыра. Сыйныф бүлмәләрендә һава температурасы 13 градустан артмый. Бу хакта социаль челтәрләрдә барган шау-шу турында "Чувашия" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Укучылар көненә җидешәр сәгать шундый шартларда укырга мәҗбүр икән. Моның сәбәпләрен берәүләр - мәктәп җитәкчелеге шулай экономияли, икенчеләр исә проблема җылыту системасында, дип яза. Билгеле булуынча, мәктәпкә ремонт бу җәйдә генә башкарылган.

Пост авторы мәгълүматны югары инстанцияләр вәкилләре ишетер дип өметләнә, чөнки мәктәптә мондый хәл инде беренче генә көн түгел икән.

Фото:ТАСС
Читайте нас: