Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларның сорауларына җавап бирде.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Хөкүмәттә узган брифингта хәбәр иткәнчә, ведомство төбәкнең югары уку йортлары студентларыннан дистанцион укыту вакытында уку өчен түләүне киметү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать алган.
"Әлегә ректорлар берләшмәсе позициясе шундый: белем бирү процессы алып барыла, педагогик составка хезмәт хакы элекке күләмдә түләнә. Мин аңлыйм, федераль университетлар республикага буйсынмый. Әмма без таләп итәчәкбез һәм консенсус табарбыз дип ышанам.
Шулай да кайбер югары уку йортлары, Русия Президенты әйтүенчә, укыту бәясен киметмәсә дә, бигрәк тә күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән булган студентлар өчен тулай торакларда яшәү, өстәмә ташламалар, стипендияләр алу өлешендә, бәлки, ярдәмгә барыр”, — диде төбәк министры.