+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2020, 21:10

Укытучыларның хезмәт хакы кайчан үзгәрәчәк?

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Хөкүмәттә узган брифингта моңа аңлатма бирде.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Хөкүмәттә узган брифингта моңа аңлатма бирде.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүген Хөкүмәттә узган брифингта республикада укытучылар хезмәтенә түләүләрнең яңа системасын кайчан куллана башлауларын аңлатты.

Билгеле булуынча, ел башында ук ул чактагы Русия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп педагогларына хезмәт өчен түләү структурасын формалаштыруның яңа моделе турында белдерде. Әлеге структура нигезендә оешмаларга хезмәт хакын исәпләгәндә укытучыларга гарантияләнгән өлешнең 70 процентын, 30 процентын стимуллаштыручы итеп билгеләргә тәкъдим ителде. Хәзер ведомство Хезмәт кодексына төзәтмәләр көтә.

Хәзерге вакытта Башкортстанда педагогларның хезмәт хакы түбәндәгечә: 36 процент – оклад, 64 процент – компенсацияләүче һәм стимуллаштыручы өстәмәләр. 2021 елның гыйнварыннан республика яңа түләү системасын кертә башлаячак, дип ачыклык кертте Айбулат Хаҗин.

“Бер ел эчендә әлеге пирамиданы әйләндереп булмый. Без яңа түләү системасына күчүнең өч еллык форматын эшләдек, Русиянең Мәгариф министрлыгында безгә каршы килмәделәр, — дип билгеләп үтте мәгариф министры. — Акрынлап, өч ел дәвамында, без укытучыларның окладын арттырырга ниятлибез: башта 36 проценттан 45 процентка кадәр, аннары 55 процентка кадәр, аннан соң 65 процентка кадәр.

Окладның 70 процентын илнең үзәк өлешендә генә кертергә мөмкин, анда климатик пояс өчен өстәмә түләү юк. Бездә Урал һәм авыл коэффициенты бар, хезмәт хакыннан аларны алып булмый — бу догматик саннар. Шуңа күрә бездә окладның 70 проценты һәм өстәмә 30 процентка нисбәте булмаячак, 65/35 булачак. Минемчә, бу - оптималь вариант”.

Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта яңа түләү форматына күчүдән мәктәп педагогларының күп өлеше — өлкән яшьтәге тәҗрибәле педагоглар зыян күрергә мөмкин.

“Әгәр хәзер бу өстәмәләрне кыскартырга һәм максималь рәвештә база өлешенә күчерергә кирәк булса, безнең педагог-стажистларыбыз зыян күрәчәк. Әгәр яшьләрнең хезмәт хакы арта икән, димәк, тәҗрибәлеләрнең хезмәт хакы кимиячәк. Чөнки безгә өстәмә акчаларны беркем дә бирмәячәге аңлашыла. Шуңа күрә без социаль “шартлауга” юл куя һәм зур стажлы укытучыларны кыерсыта алмыйбыз”, — диде министр.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: