+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 декабрь 2020, 14:05

Директорның эш хакы... 8 миллион

Мәктәп хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында закон проекты әзерләнә.

Мәктәп хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында закон проекты әзерләнә.

ЛДПР мәктәп хезмәткәрләренең хезмәт хакына, шулай ук укытучыларның федераль дәрәҗәдә база гарантияләренә кагылышлы закон проектлары әзерли. Бу хакта Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Русия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Хөкүмәтне педагогларның хезмәт хакы мәсьәләсен яңадан карарга чакырды.
“Без укытучы белән мәктәп директорының хезмәт хакы арасындагы аерма дүрт тапкырдан артык була алмавы турында закон проектын кертәчәкбез. Мондый закон проекты фракциядә әзерләнә”, — ди Зайцев.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, кайбер субъектларда педагогның хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән булырга мөмкин. Шул ук вакытта башка төбәкләрдә мәктәп директорының хезмәт хакы 8 миллион сумга кадәр җитүе дә билгеле. Зайцев ассызыклавынча, төбәкләрдә хезмәт хакларында андый аерма булырга тиеш түгел.
Моннан тыш, ЛДПР башлангычлары арасында укытучыларга федераль дәрәҗәдә база гарантияләре да бар.
“Хезмәт хакы түләү структурасы бөтен ил буенча бердәм булырга тиеш”, — дип белдерә депутат.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: