Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 декабрь 2020, 17:25

Һәр полилингваль мәктәп янында — полилингваль балалар бакчасы!

Республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен полилингваль төркемнәр ачыла башлаган да инде.

Республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен полилингваль төркемнәр ачыла башлаган да инде.

Башкортстанда һәр полилингваль мәктәп янәшәсендә полилингваль балалар бакчалары барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Әлеге вакытта гамәлдәге мәктәпләр белән күршедәге балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен полилингваль төркемнәр ачыла.
“Без полилингваль мәктәпләр проектын республикада мәгариф үсешенең бик мөһим этабы буларак башлап җибәрдек, — дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Без, асылда, Башкортстан элитасын формалаштырабыз. Укучылар туган һәм чит телләрдә иркен сөйләшә, төрле компетенцияләргә ия була һәм сыйфатлы белем ала. Эш бик җитди, шуңа күрә полилингваль мәктәпләргә таләпләр дә югары булырга тиеш".

Фото: allufa.ru
Читайте нас: