Бу хакта Хөкүмәттә узган киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Башкортстанда полилингваль мәктәпләр челтәрен киңәйтү дәвам итә. Беренче өч полилингваль мәктәп Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә ачылды. Аларда 4 меңгә якын укучы белем ала, 200гә якын педагог эшли.
Дүртенче полилингваль мәктәпне Нефтекама шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, 2021 елда Хәйбулла һәм Баймак районнарында полилингваль мәктәпләр ачылачак. 2024 елга кадәр Башкортстанда полилингваль мәктәпләр челтәре 10 шәһәрне һәм биш район үзәген колачлаячак.
“Мәктәпләр Әбҗәлил, Салават, Белорет, Иглин районнарында, шулай ук Учалы, Ишембай, Туймазы, Дүртөйле һәм Сибай шәһәрләрендә төзеләчәк һәм ачылачак. 11 полилингваль мәктәптә интернатлар каралган, бу аларда укучыларга республика шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, Русия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә уку мөмкинлеге бирә”, — дип ачыклык кертте министр.
Полилингваль мәктәпләрдә урыс, туган телләр һәм берничә чит телләрне тирәнтен өйрәнәләр, берничә телдә белем алалар, берничә фән билингваль нигездә укытыла. Укучылар Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясе һәм дөнья халыкларының мәдәни байлыгын өйрәнә.
Мәктәпләр "тулы көн" режимында эшли, укучыларга шәхси үсеш өчен киң мөмкинлекләр бирелә, алар төрле түгәрәкләрдә, студияләрдә, секцияләрдә шөгыльләнә.
Башкортстан полилингваль мәктәпләре — матди-техник яктан яхшы җиһазланган, зур, матур һәм иркен биналарда урнашкан заманча мәгариф оешмалары. Укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек ягыннан полилингваль белем алу белән кызыксыну арта, укучылар саны да ел саен арта.
Полилингваль мәктәпләрдә “Уңышка юл” проекты тормышка ашырыла, анда безнең республиканың танылган шәхесләре: министрлар, сәясәтчеләр, депутатлар, танылган мәдәният, фән һәм спорт эшлеклеләре катнаша, укучылар белән очраша, осталык дәресләре һәм ачык дәресләр үткәрә.