+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2020, 09:20

Алар әти-әниләрне дә тәрбияли!

Чакмагыш 5нче балаларбакчасында бу юнәлештә дә максатлы эш алып барыла.

Чакмагыш 5нче балалар
бакчасында бу юнәлештә дә максатлы эш алып барыла.

Чулпан Баембитова 1971 елның 28 гыйнварында Авыргазы районының Иске Ибрай авылында дөньяга килгән. 1990 елда 10нчы сыйныфны тәмамлап, Уфа шәһәренең 68нче балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә урнаша, шул ук елда Н. Крупская исемендәге педагогия училищесына укырга керә. 1994 елда Чакмагыш районына килен булып төшә. Аблай авылы балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. 1998 елдан Чакмагыш авылындагы 5нче балалар бакчасында эшли башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт сала. 2005 елдан – өлкән тәрбияче. 2004-08 елларда М. Акмулла исемендәге БДПУның мәктәпкәчә педагогия факультетында читтән торып белем ала. 2015 елда республика­ның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2018 елдан – Башкортстанның мәгариф отличнигы. Ике бала әнисе.

– Чулпан Хәлимовна, тәрбияче булу, озак еллар сабыйлар белән эшли алу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
– Тәрбияче эше җиңелдән түгел. Аның өчен иң төп шартларның берсе – балаларны ярату. Әгәр күңелеңдә бу хис юк икән, бакчада эшләү өчен түземлек тә, көч тә җитмәскә мөмкин. Әлбәттә инде, махсус һөнәри белем алу мотлак. Алай гына да түгел, квалификацияңне һәрдаим күтәрү өчен тырышырга һәм үзлегеңнән белем алу белән шөгыльләнергә кирәк.
– Сез шактый зур эш тәҗрибәсенә ия. Егерме ел элекке балалар һәм ата-аналар бүгенгеләреннән аерыламы?
– Хәзерге ата-аналар бакчадан күбрәк таләп итүләре белән аерыла. Кайберләре баланы бары тик балалар бакчасы гына тәрбияләргә тиеш, дип тә уйлый кебек. Бәлки, бу гаилә институтының какшавына, гаиләдә балалар аз булуга, традицияләрнең сакланмавына бәйледер. Шуңа күрә ата-аналар белән системалы рәвештә аңлату эшләре алып барыла. Ягъни тәрбияче ул сабыйлар белән генә түгел, аларның ата-аналары белән дә эшли. Ата-аналар шуны онытмасын иде: баланың төп тәрбиячесе – беренче чиратта, ата-ана, ә балалар бакчасы аларга бу катлаулы хезмәттә ярдәм итә.
– Ата-аналарга нинди теләкләрегез бар?
– Мин әти-әниләргә балаларына күбрәк игътибар бирергә киңәш итәр идем. Балаларны төрле эшчәнлеккә, спорт белән шөгыльләнергә әйдәргә кирәк. Уеннар, телефон белән генә чикләнмичә, кечкенәдән үк китапларга, журналларга, укуга мәхәббәт уятуларын теләр идем. Бу уңайдан матбугат басмалары ярдәмгә килә ала. Балалар өчен нәшер ителүче төсле, зәвыклы журналлар сабыйларны эстетик яктан тәрбияли, дөньяны күзаллавын киңәйтә. Мисалга, тәрбиячесе Земфира Әгъзамова булган “Буратино” төркеменә йөрүче нәниләребез алдагы яртыеллыкка “Әллүки” журналын алдырачак.
– Чулпан Хәлимовна, Сезнеңчә, тәрбия эшендә иң мөһиме нәрсә?
– Тәрбия процессында иң мөһиме – баланы ихтирам итү, аны һәр яктан камил, әхлаклы шәхес итеп үстерергә омтылу, аңарда якыннарына, башка кешеләргә карата хөрмәт хисе уяту, туган ягына карата мәхәббәт тәрбияләү.
– Соңгы елларда тәрбиячеләрнең эш шартлары үзгәрдеме?
– Шөкер, матди тәэминат үзгәрде, яхшы эшләүче хезмәткәрләргә дәртләндерү чаралары каралган. Бу исә педагогларга үз эшенә иҗади якын килергә мөмкинлек бирә. Алар төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда теләп катнаша. Музыкаль җитәкчеләребез Диләрә Хөсәенова, Ләйсән Хаматованың иҗади эшчәнлеген, логопед Гөлшат Низамованың балаларның сөйләм дефектын төзәтү буенча зур эш башкаруын билгеләп үтәсе килә. Шулай ук район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә рәхмәт әйтәсе килә, алар безгә һәрчак матди ярдәм күрсәтә.
Безнең “Шатлык” балалар бакчасында ике дистәдән артык тәрбияче эшли. Җитәкчебез Әлфия Мөхәммәтҗанова һәркем белән уртак тел таба, эшне оста оештыра белә. Тәрбиячеләр Мәрьям Нурлыгаянова, Наилә Еникеева, Ләйсән Йосыпова, Зөлфия Гатауллина, Гөлнара Салихова, Гөлназ Хәмәтдинова, Гөлчәчәк Кәримова, Гөлшат Мокъсинова, Гүзәл Галина, Динара Хаҗиева, Зөлфирә Борһанова, Нәфисә Мөхәммәт­җанова, Айгөл Хәбибуллина, Айгөл Кунафина, Илсөяр Сәлахова, Эльза Гомәрова, Лилия Гафарова, Рима Макулова – барыбыз да эшне аңлашып, күмәкләшеп башкарабыз.
Гомумән, педагоглар – бик актив, иҗади шәхесләр, алар сабыйларга күңел җылысын өләшә. Барлык хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә иминлеге телим.

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.


Читайте нас: