-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2020, 21:40

Мәктәпкә — өр-яңа автобуста!

Мәчетле районы мәктәпләре яңа автобуслар алды.

Мәчетле районы мәктәпләре яңа автобуслар алды.

Мәчетле районының ике мәктәбе укучыларны йөртү өчен яңа автобуслар алды. Район үзәге Олы Устьикиндагы 1нче лицейга "ПАЗ" автобусы тапшырылды, чөнки 2010 елгы иске автобусның хезмәт итү вакыты чыккан. "ПАЗ" лицейның 868 укучысының 40ын йөртәчәк.

Ләмәзтамак урта мәктәбенә яңа “Луидор” микроавтобусы өстәмә буларак бирелде. Биредә укучыларның яртысын диярлек —126 укучының 51ен йөртергә кирәк, һәм бер автобуска икешәр рейс ясарга туры килгән.

"Авыл мәгарифенең иң мөһим бурычларының берсе — балаларның мәктәпкә хәвефсез йөрүе. Бездә автобуслар паркы шактый зур, әмма быел без аны җитди модернизацияли алдык. Башкортстанда барлык мәктәп автобуслары хәзер ун елдан яшьрәк булачак. Авылда уку процессын барлык яктан да яхшырту өчен без яңа техника сатып алуны дәвам итәчәкбез", — дигән иде мәгариф буенча август киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Фото: Мәчетле районы хакимияте.
Читайте нас: