+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 декабрь 2020, 09:55

Шампан шәрабы өчен 52 мең сум күчергән...

“Мәскәү комиссиясе” мәктәп директорын төп башына утырткан.

“Мәскәү комиссиясе” мәктәп директорын төп башына утырткан.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск районы мәктәбе директорын мошенниклар төп башына утырткан. Мәктәпкә Мәскәүдән комиссия килә, дип, аннан чәчәк һәм шампан шәрабы сатып алу өчен 52 мең сум акча күчерткәннәр. Бу хакта Кузбасс прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Прокопьевск районының мәктәп директорына бер ир шалтырата, үзен өлкә прокуроры урынбасары дип таныштыра һәм аларның мәктәбенә Мәскәүдән комиссия бара, дип хәбәр итә. Комиссиянең бер әгъзасының туган көне булуын һәм аңа чәчәкләр, яхшы шампан шәрабы, бүләк сатып алырга кирәклеген әйтә.

Мошенник уңайлы булсын өчен картага 100 мең сум тирәсе акча күчерергә тәкъдим итә. Район мәгариф идарәсенә дә шундый ук шалтырату була. Нәтиҗәдә, мәктәп директоры җинаятьче күрсәткән исәпкә 52 мең сум акча күчергән”, диелә хәбәрдә.

Хәзер Прокопьевск районы прокуратурасы тикшерү материалларын җинаять эше кузгату өчен тикшерү органына җибәргән.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас