+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 декабрь 2020, 20:55

Башкортстанда Юл хәрәкәте кагыйдәләре көне узды

"Игътибар - балалар!" республика профилактик акциясе кысаларында оештырылган чара балаларның юл травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән.

"Игътибар - балалар!" республика профилактик акциясе кысаларында оештырылган чара балаларның юл травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән.


"Игътибар - балалар!" республика профилактик акциясе кысаларында 23 декабрь Башкортстанда бердәм Юл хәрәкәте кагыйдәләре көне дип игълан ителде.

Бүген республиканың барлык гомуми белем бирү оешмаларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларның юл травматизмын кисәтү буенча төрле профилактик чаралар узды. Балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан ЮХХДИ инспекторлары рейдларга чыкты, белем бирү оешмалары педагоглары юлда һәм урамда хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кат уеучыларның исләренә төшерде.

Акция кысаларында 1 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр дистанцион форматта "Пассажир һәм автокресло - дуслар!” - сурәтләр, “Юл картинкалары" - фоторәсемнәр , “Минем кайгыртучан әнием” бәйрәм иртәләре һәм ачык дәресләр, “Җәяүле, наушнигыңы сал” профилактик акциясе үтә.

2021 елның 15 декабреннән 10 гыйнварына кадәр “ЮИД котларга ашыга...” республика онлайн-флешмобы, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре ритмында”, “Иң билгеле мәктәп” челлендж-марафоннары уза.

Катнашу өчен иҗади эшләрне, фоторәсемнәрне, видеороликларны, листовкаларны, презентацияләрне, социаль челтәрләрдә язылган комментарийларны: #единыйденьпдд, #yuidbashkortostan, #ЯзаБезопасностьДорожногоДвижения, #минобрнаукирб, #гибддрб. кебек хештеглар белән билгеләргә кирәк.

Чараны Балалар травматизмын профилактикалау буенча республика ресурс үзәге (адресы: rcenterpdd@mail.ru, телефоны 8(3472)2253531) оештыра. Үзәк белгечләренә тематик викториналарда, олимпиадаларда катнашу һәм юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен ныгыту буенча сораулар бирергә мөмкин.


Балаларга шуны белү мөһим, әгәр һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсә, шәһәрдә транспорт белән бәйле һәлакәтләр саны кимиячәк. Кагыйдәләрдән тыш, балалар өчен юл билгеләре дә бар, аларның асылын аларга аңлату да зарур.


Шунысы мөһим: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәнче, ата-аналар үзләре аларны яхшы өйрәнергә һәм аңлы рәвештә үтәргә тиеш. Ә тагын да яхшырагы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне бөтен гаиләнең тормыш рәвеше итәргә.


Белгечләр балаларны кечкенә чакта ук урамда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтә башларга киңәш итә. Мондый эштә төрле чаралар: уеннар, тренировка биремнәре кулланырга мөмкин.



Фото: education.bashkortostan.ru



Читайте нас: