+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 декабрь 2020, 17:00

Биш телдә дә оста сөйләшәләр!

Уфа шәһәренең 162нче “СМАРТ” полилингваль күппрофильле мәктәбе чит ил педагоглары белән хезмәттәшлек итә.

Уфа шәһәренең 162нче “СМАРТ” полилингваль күппрофильле мәктәбе чит ил педагоглары белән хезмәттәшлек итә.

Уфа шәһәренең 162нче “СМАРТ” полилингваль күппрофильле мәктәбе 2019 елның 2 сентябрендә ачылды. Заманча белем учагында полилингваль белем бирү мохите булдыру, һәр баланың күңеленә якын юнәлешне сайлау буенча зур эш алып барыла. Мәктәптә биш телдә: дәүләт — урыс һәм башкорт телләре, 3 чит ил — инглиз, немец һәм француз телләрен укыту һәм өйрәнү эше тормышка ашырыла. Уку йортының уңышлары да җитәрлек: 2020-2021 уку елында 2 укучы немец теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призерлары булган. Германия Федератив Республикасы арасында немец теле буенча имтихан тапшыру өчен килешүгә кул кую өчен шартнамә әзерләнгән. Мәктәп ачылганнан башлап роман-герман филологиясе факультеты белән хезмәттәшлек итә. Һәр атна саен дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында уртак дәресләр оештыру өчен кафедра укытучысы Робин Рот әфәндене җибәрә.
Шулай ук мәктәп “Альянз – Францез” үзәге белән актив хезмәттәшлек итә, аннан атна саен француз теле дәресләрен үткәрү өчен телне белүче волонтерлар килә. Бу дәресләр еш кына дәрес эшчәнлеге кысаларыннан чыга. Әйтик, 2019 елның 29 мартында Дим районының Мәдәният һәм ял паркында “Масленица”га багышланган халык күңел ачулары узды. Бәйрәмдә 162нче мәктәп укучылары актив катнашты һәм Франциядәге Масленица бәйрәмен — "Марди Гра" ны тәкъдим итте.
Парк сәхнәсендә укучылар кебек үк, маскарад костюмнары кигән мәктәп директоры Наил Әминев һәм француз теле укытучысы Элизабет Ванье чыгыш ясады һәм тамашачыларга матур теләкләрен җиткерде.

Фото: oktjabr.rbsmi.ru
Читайте нас: