Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Чиләбе өлкәсенең дүрт мәктәбенә башкорт сыйныфларын җиһазлау өчен комплектлар бүләк итте.
Аңа танылган язучыларның портретлары, газета-журналлар, башкорт алфавиты һәм башка күрсәтмә материаллар керә.
Бүләкләр Аргаяш районы Күҗәш мәктәбе укучыларына тантаналы шартларда тапшырылды. Комплектларны Чиләбе өлкәсендә Башкортстан Республикасы вәкиле Руслан Абдуллин, Чиләбе өлкәсенең Башкорт тарих-мәдәни үзәге хезмәткәре Нурия Икъсанова, Сирүсин мәктәбе директоры, Чиләбе өлкәсенең башкорт теле укытучылары ассоциациясе әгъзасы Әлфия Котлыхуҗина тапшырдылар.
“Мәктәпләрдә туган телне өйрәнү мәктәп программасының мәҗбүри фәәнәрен өйрәнү кебек төп алымны таләп итә. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тематик сыйныфларны җиһазлау өчен бүләк иткән материаллар башкорт теле дәресләрендә укытучылар һәм балалар өчен яхшы ярдәм булачак. Үз чиратыбызда, без Чиләбе өлкәсендә башкорт телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру буенча ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез", — дип билгеләп үтте Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Руслан Абдуллин.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан күрсәтмә материаллар комплекты шулай ук Чиләбе шәһәренең 6, 8, 24 санлы мәктәпләренә тапшырылды.