+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 декабрь 2020, 14:05

Мәктәпләргә ковидка каршы җайланмалар куела

Сынау проекты кысаларында әлегә Русиянең 10 төбәге сайланган.

Сынау проекты кысаларында әлегә Русиянең 10 төбәге сайланган.

Сынау проекты кысаларында Русиянең 10 төбәгендәге мәктәпләрдә температураны үлчи һәм кулларны антисептик белән эшкәртә торган махсус җайланмалар барлыкка киләчәк. Бу хакта Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте.
“Без Хөкүмәттә күптән түгел генә ун пилот төбәкнең мәктәпләренә иртәнге фильтрлар куярга карар кабул иттек. Бу мәктәпкә кергәндә укучының йөзен битлектә дә, битлекләрсез дә сканерга төшерә, мәктәп кагыйдәләренә карап та, кулларны эшкәртә, температураны үлчи торган билгеле бер җайланма торачак”, — дип Мантуровка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, җайланмалар пилот төбәкләргә килә башлаган, эшләрне тәмамлау 2021 елның беренче кварталына планлаштырыла.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, киләчәктә әлеге җайланмаларның функцияләре киңәйтелергә мөмкин.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас