+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 декабрь 2020, 09:30

Биредә булачак журналистларны әзерлиләр

Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе - республика башкаласында иң яхшы уку йортларының берсе.

Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе - республика башкаласында иң яхшы уку йортларының берсе.

Республика Башлагы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган Уфаның 44нче күппрофильле мәктәбе республикада беренчеләрдән булып полилингваль уку йорты статусын алган иде. Ике ел элек реконструкциядән соң ачылган мәктәп 1400 урынга исәпләнгән.

— Безнең мәктәп мәгариф системасының барлык заманча таләпләренә җавап бирә һәм төрле яклап белемле шәхес тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудыра. Мәктәп иң заманча корылмалар белән җиһазландырылган, күпфункцияле киңлекләр һәм укучыларга шөгыльләнү һәм иҗат итү өчен шартлар тудырылган, — ди мәктәп директоры Азат Батыршин.

Полилингваль белем бирү — ул бер үк вакытта уку йортында берничә чит телне өйрәнүне күздә тотучы мәгариф системасы. Укучылар урыс, башкорт, инглиз телләрен тирәнтен өйрәнә, икенче чит тел буларак, немец теле укытыла.

Әлеге уку йортының мөһим казанышы – бу мәктәптә укучылар күп булса да, балаларны укыту бер сменада алып барыла. Көннең икенче яртысында балалар өстәмә дәресләрдә шөгыльләнә. Болар — спорт секцияләре, сәнгать, музыка, бию студияләре, мәктәп театры, техник түгәрәкләр һәм тел клублары, лидерлык дәресләре, “Взлетай” проекты модульләрен узу.

Мәктәпнең үз медиаүзәге — үзенчәлекле яшь журналистлар мәктәбе бар. Укытучылар һәм балалар үзләренең медиаүзәге белән горурланалар, анда дистәләгән бала шөгыльләнә. Биредә ике гәзит чыгарыла һәм видеоүзәк эшли. Моның өчен мәктәпнең типографиясе һәм видео җиһазлары бар.

Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе республика башкаласында иң матур, уңайлы һәм иң яхшыларның берсе булып тора.

Читайте нас