+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 декабрь 2020, 08:50

Миллионнан артык яңа урын булдырылачак!

2024 ел ахырына чаклы шулкадәр урынлык мәктәпләр файдалануга тапшырылачак.

2024 ел ахырына чаклы шулкадәр урынлык мәктәпләр файдалануга тапшырылачак.

2024 ел ахырына Русиядә мәктәпләрдә миллионнан артык яңа урын булдыру планлаштырыла. Бу хакта Русия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, 1 декабрьгә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 90 процент тәшкил иткән, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны тәэмин итү 100 процентка якынлашкан. Ел ахырына кадәр 57 меңнән артык урын файдалануга тапшырылачак. Әмма кайбер объектлар буенча файдалануга тапшыру вакытын 2021 елга күчерергә туры килгән, ул вакытта балалар бакчаларында тагын 68,7 мең урын булдыру планлаштырыла.

Голикова, шулай ук, авыл мәгариф оешмалары базасында 25 меңгә якын “Үсеш нокталары” булдыру проектын дәвам итү планлаштырылуын хәбәр итте. Шуңа күрә балалар, яшәү урынына карамастан, заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләрне үстерә алачак, дип билгеләнә.

Вице-премьер, бүгенге чынбарлык санлы белем бирү мохитен формалаштыру кирәклеген таләп итә, һәм дистанцион белем бирү технологияләрен булдыруның тупланган тәҗрибәсе мәгариф системасын камилләштерү өчен файдаланылачак, диде. Шуңа да карамастан, ул, дистанцион укыту традицион белем бирүне алыштырмаячак, ә технологияләр ярдәмче чаралар буларак файдаланылачак, дип ассызыклый.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас