Бу юнәлештә максатлы эш алып баручы авыл китапханәчесе Фиүзә Бурангулова республика күләмендә дә танылу алды.
“Китап − белем чишмәсе” дигән сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Бөек Тукай да бит: “...Шул вакытта мин кулыма китап алам...” — дип язган. Китап хәзерге вакытта да, нинди генә булуына карамастан — электронмы, бастырылганмы – яшәргә, фикер йөртергә, аралашырга өйрәтә, кыскасы, һич саекмас рухи чишмә ул.
Балачактан укырга яратып, китап аның сердәшенә, киңәшчесенә, рухи таянычына әверелгән кешеләр була. Бүздәк авылының 2нче мәктәбе китапханәчесе Фиүзә Бурангулова — нәкъ шуларның берсе.
Китапханәче хезмәтен ул очраклы гына сайламаган, әлбәттә. Фиүзә Риф кызы Бүздәк районының Кыска-Елга авылында туып, Таллыкул авылында үсә. Мәктәп тәмамлагач, хисапчыга укыса да, бик күп өлкәләрдә эшләргә туры килә: колхозчы, пешекче, лаборант, сыер савучы, идән юучы, кошчылык инкубаторында оператор, сатучы, авыл клубы мөдире... Китапханәче эшен исә Шланлыкул авылында яңа социаль-мәдәни үзәк ачылгач башлый.
Матур әдәбият сөючеләр, мәктәп балалары белән аралашу көндәлек гадәтенә әйләнә яшь китапханәченең. Район гәзите белән ныклы бәйләнешкә кереп, укучы балаларның белем алуда тырышлыгы, авыл халкы турында мәкаләләр дә яза.
“Тормышта укытучым, тугры киңәшчем дә, сердәшем Асия ханым Сакаева булды, мин аңа бик рәхмәтлемен. Ягымлы тавышы белән кирәк вакытта дөрес итеп төзәтеп тә җибәрә, киңәшен дә бирә, эшеңә гадел йомгак та ясый. Авылдашлар, мәктәп балалары белән бергәләп кызыклы чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият атналыклары үткәрелде”, — дип сагынып искә ала Фиүзә Риф кызы.
Биш ел эшләгәннән соң, тормыш агышы аны Благовар районы үзәкләштерелгән китапханә челтәренә күчәргә мәҗбүр итә. Анда эшләгәндә иҗатчыларны туплап, “Каләмдәшләр” клубын оештыра, язучылар һәм җырчылар белән бергәләп “Җырлый каләм, Тыңла, галәм!” дигән нәфис сүз, җыр-моң проектына башлангыч бирүче дә ул. Әлеге иҗади табыш күпләрнең күңеленә хуш килә, аны марафон рәвешендә районнан районга тапшырырга дигән карар чыгарыла. Ә инде эшкә туган районына кайткач, шундый чараны Бүздәк районы үзәкләш-терелгән китапханәсендә оештырып, хезмәтенә югары бәһа ала ул. Районыбыз мәдәнияте үзәгендә 7 район (Бүздәк, Кушнаренко, Чакмагыш, Туймазы, Чишмә, Благовар, Илеш) иҗатчылары катнашлыгында зур әдәби кичә үткәрелә.
Китапханәче хезмәтенең бик кызыклы, мавыктыргыч һәм, бер үк вакытта, бик мәшәкатьле икәнлеге күптән билгеле. Шуңа да, бу өлкәдә үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән, укымышлы, яңалыклардан хәбәрдар, әдәбият дөньясында иркен йөзүче, тирән белемле хезмәткәрләр генә эшли ала да. Фиүзә Риф кызы безнең Бүздәкнең 2нче мәктәп китапханәсендә әле елдан артык кына эшләсә дә, хезмәттәшләрен ихтирам итеп, үз эшен яратып башкара.
Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куана белү, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юату кебек сыйфатлар хас безнең хезмәттәшебезгә. Укучы балалар китапханәгә бик теләп йөри. Күргәзмәләр, буклетлар, стендлар белән танышу, юбилярларның китапларын уку, кызыклы аралашу — Фиүзә Риф кызының гадәти эше.
Әйткәндәй, китапханәбез заман таләпләренә туры китереп яңартылган бинада урнашкан, заманча таләпләргә ярашлы җиһазландырылган. Интернет, WI-FI һәм башка алдынгы технологияләр – бүгенге заман таләбе. Китапханәдә автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы – “Аверс” программасы булдырылган. Китап эшкәртү, электрон каталог төзү буенча да китапханә автомат режимда эшли башлаячак. Бу программа буенча һәр кайткан китапка штрих-код куела. Алдагы елдан китап укучыларга китапларның электрон билет аша бирелү, аларның исәбен алу да электрон формада башкарыла башлаячагы максат итеп куелган. Аудио һәм видеоформаттагы китаплар уку мөмкинлеге тудырыла.
Фиүзә Бурангулова агымдагы елда республика күләмендә оештырылган мәктәп китапханәләре арасындагы һөнәри бәйгедә катнашып, зур уңышка иреште. Атап әйткәндә, “Иң яхшы мәктәп китапханәсе” конкурсында “Хәзерге авыл мәктәбе китапханәсе — укуга җәлеп итү үзәге” номинациясендә икенче урынны яулады. Абруйлы бәйгедә җиңүчегә бүләкнең дә саллысы — принтер тапшырылды. Ул, әлбәттә, мәктәп китапханәсенә куелды.
— Хезмәтемә югары бәһа бирүләренә рәхмәтлемен, — ди Фиүзә Риф кызы. — Дөресен әйткәндә, бәйгедә җиңү миңа яңа хезмәт үрләренә этәргеч тә бирә. Гомумән, китапханәнең белем бирүдә роле артканнан-арта. Минемчә, балаларда китап укуга кызыксыну уяту гаиләдән, балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Мәктәп исә аларга китап дөньясына яңа юл ача.
Роза Таһирова,
Бүздәк 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Бүздәк районы.