Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 декабрь 2020, 11:00

Түләү киметелерме?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкнең югары уку йортлары студентларыннан дистанцион укыту вакытында укыган өчен түләүне киметү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать алган.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкнең югары уку йортлары студентларыннан дистанцион укыту вакытында укыган өчен түләүне киметү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать алган.

“Әлегә ректорлар берләшмәсе позициясе шундый: белем бирү процессы алып барыла, педагогик составка хезмәт хакы элекке күләмдә түләнә. Мин аңлыйм, федераль университетлар республикага буйсынмый. Әмма без консенсус табарбыз дип ышанам. Шулай да кайбер югары уку йортлары, Русия Президенты әйтүенчә, укыту бәясен киметмәсә дә, бигрәк тә күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән булган студентлар өчен тулай торакларда яшәү, өстәмә ташламалар, стипендияләр алу өлешендә, бәлки, ярдәмгә барыр”, — диде төбәк министры.
Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: