“Ачык дәресләр” Бөтенрусия проектын оештыручылар “#вГости” акциясен башлап җибәрде.
Халыклар бердәмлеге көнендә анда катнашучылар бер-берсенә кунакка барырга килеште. Исемлеккә Якутия, Чечня, Калмык, Башкортстан, Коми, Удмурт республикалары, Бурятия кергән.
Башкортстан егетләре Чечен Республикасында булды. Анда алар Дан аллеясендә, Милли музейда, “Грозный Сити” мәйданчыгында булганнар. Укучыларны барыннан да бигрәк Чечен Республикасының табигате — Нихалой һәм Аргун шарлавыклары сокландырган. Проектта катнашучылар өчен милли аш-су буенча осталык дәресе үткәрелгән.
“#ВГости” акциясе стартында проектта катнашучылар Мәскәүгә җыелды. Кунаклар буш кул белән килмәгән: балалар проектны оештыручылар өчен үз республикаларыннан истәлекле сувенирлар, шулай ук сый-нигъмәтләр әзерләгән иде.
“Мин башка мәдәниятләрне милли ашлар аша белү яхшырак, дип уйлыйм. Кавказ ашларын яратам, әни белән өйдә еш кына Осетин пирогларын пешерәм”, — диде Башкортстаннан проектта катнашучы Анастасия Иванова.
Ә Мәскәүдән егетләр Башкортстанга килде, алар башкорт Кыш бабае резиденциясендә, Торатауда, шулай ук, Салават Юлаев һәйкәле, “Җиде кыз” фонтанында, Дуслык монументында булдылар.
“Мине барыннан да бигрәк Торатау шиханы таң калдырды. Егетләр анда бик өшеде, ә миңа бөтенләй салкын тоелмады, чөнки бездә хәзер - 43 градус”, – дип сөйләгән Якутиядән килгән Владислав Бурнашев.