+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 декабрь 2020, 17:55

"Нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәт..."

Башкортстанда 2019-20 елларда 28 яңа мәктәп һәм 47 балалар бакчасы төзелгән, 8 мәктәпкә комплекслы ремонт ясалган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстанда 2019-20 елларда 28 яңа мәктәп һәм 47 балалар бакчасы төзелгән, 8 мәктәпкә комплекслы ремонт ясалган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Быел Башкортстанның мәгариф системасы үсешенә йомгак ясап, министр республикада өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннарны арттыруны дәвам итүен билгеләп үтте. Шулай итеп, икенче ел инде Стәрлетамакта һәм Уфада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сертификат бирү проекты уңышлы тормышка ашырыла, киләсе елда аларга Нефтекама кушыла.

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге карар ярдәмендә төбәктә шәхси балалар бакчаларында 200 өстәмә урын булдырылган. Ә киләсе елда тагын 400 урын булдырырга планлаштыралар. Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү өлкәсендә федераль грантлар бирүгә конкурс сайлап алуында җиңгән оешмалар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында - беренче, Русиядә өченче урында тора.

2023 ел ахырына кадәр республикада 800дән артык «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылачак. 100дән артык мәктәп «Санлы белем бирү мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында санлы җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Радий Хәбиров коронавирус пандемиясе чорында нәтиҗәле эшләүләре өчен республиканың педагогик җәмәгатьчелегенә рәхмәт белдерде.

- Мәгариф системасына авыр булды. Дистанцион укуга җайлашырга туры килде. Укытучылар әзер түгел иде. Әмма өйрәндек бит. Әйе, бу белем бирүнең иң яхшы формасы түгел, һәм ул көндезге дәресләрне алыштыра алмый. Шуңа да карамастан, укуны туктатмадык. Мәктәпләребезнең авыру таралу учагына әверелмәгәннәре өчен дә рәхмәт. Без укытучыларны да, балаларны да сакладык, – диде Башкортстан Башлыгы. - Объектив сәбәпләр аркасында белем бирү сыйфаты бераз кимүгә карамастан, БДИ тапшыру күрсәткечләре узган елгыга караганда югарырак булырга тиеш. Сезнең моңа ирешү өчен вакытыгыз бар. Бу - бик мөһим бурыч.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас