-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 декабрь 2020, 21:20

Педагоглар 30 һәм 31нче декабрьдә ял итәргә тиеш

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов шундый тәкъдим белән чыкты.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов шундый тәкъдим белән чыкты.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов 30 һәм 31нче декабрьләрне укытучылар өчен ял көннәре итәргә тәкъдим итте. Бу хакта “Большая перемена РФ” “Телеграм”- каналы хәбәр итә.

“Мин мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләреннән, хезмәт өчен түләү буенча барлык йөкләмәләрне дә саклап калып, 30 һәм 31 декабрьне педагоглар өчен эш көне итмәү мөмкинлеген табуны сорыйм”, — дип белдерде Кравцов.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елда педагогларга эшне үзгәртеп корырга һәм яңа шартларга җайлашырга — технологияләрне үзләштерергә, стандарт булмаган методикалар кулланырга, гомумән, белем бирү процессын яңадан карарга туры килгән.

“Безнең илнең мәгариф системасы хезмәткәрләре бу үзгәрешләрне лаеклы үтәде. Педагоглар дәресләр алып барды, тәрбия функциясен башкаруларын һәм балалар белән дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнүләрен дәвам итте. Өстәмә белем бирү оешмалары да үз эшләрен туктатмады”, — дип билгели министр.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: