Вузларда түләп белем алучы студентларга, дистанцион белем алу сәбәпле, түләү кимемәячәкме? Радий Хәбиров бу сорауга болай җавап бирде:
– Мин мондый карарлар кабул итмим. Бу сорау - ректорларга. Медицина университетында күп студентлар көндез укыды. Түләү бит укыту хезмәтләре өчен оештырыла. Әгәр әзрәк укыдылар, белемне азрак алдылар икән, түләүне дә киметергә кирәк. Мин моны билгеләп куям. Ректорлар белән бу хакта сөйләшәчәкмен.