+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 декабрь 2020, 15:05

Кышкы каникуллар кыскартылды

Республика укучылары 13 гыйнварга кадәр ял итәргә тиеш иде.

Республика укучылары 13 гыйнварга кадәр ял итәргә тиеш иде.

Башкортстанда укучыларның кышкы каникуллары кыскартылды. Алар 31 декабрьдә башлана һәм, уку планы нигезендә, 13 гыйнварда төгәлләнергә тиеш иде.

Бүген Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында, каникуллар 10 гыйнварда тәмамланачак, дип игълан иттеләр. 11 гыйнварда балалар мәктәпкә барачак.

Элегрәк Башкортстан Хөкүмәтендә барлык укучылар да укуларын мәктәптә дәвам итәчәк, дип белдергәннәр иде.

Фото: mordovmedia.ru
Читайте нас