+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 гыйнвар 2021, 20:25

Конкурста катнаш һәм җиңүче бул!

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Лев Выготский исемендәге халыкара конкурста педагоглардан башка кешеләр дә катнаша ала.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Лев Выготский исемендәге халыкара конкурста педагоглардан башка кешеләр дә катнаша ала.

Эшкуарлар өчен номинациядә җиңүче Rybakov PlaySchool франшизасы буенча балалар бакчасы ачуга 4,5 миллион сум акча алачак. Конкурсның приз фонды - 30 миллион сумнан артык.

Рыбаков фонды бишенче ел рәттән үткәрә торган конкурсны шактый яңартты. Хәзер ул педагоглар һәм студентлар өчен генә түгел, ә балалар бакчалары җитәкчеләре һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен дә ачык. Моннан тыш, тәрбиячеләр мәктәп укытучылары белән бергә гариза бирә ала. Катнашучыларны социаль челтәрләрдә үзләре турындгы мәгълүматны, үз тәҗрибәсен кыска видеода тәкъдир итүне үз эченә алган гадәти булмаган сынаулар көтә.

Педагогларга гуманистик педагогика һәм психология кыйммәтләренә тугры булу буенча тест узарга, социаль челтәрләрдә үз тәҗрибәңне тасвирларга һәм кейс әзерләргә кирәк булачак. Балалар бакчасы мөдирләренә – үзидарә алымын тасвирларга кирәк булачак. Эшкуарлар проектның презентациясен һәм бизнес-планын төзергә һәм аны балалар бакчалары һәм Rybakov PlaySchool мәктәбе командасы алдында якларга тиеш булачак.

Гаризалар 29 гыйнварга кадәр кабул ителә. Аларны түбәндәге сайтта урнаштырырга кирәк: https://rybakovpreschoolaward.ru/. Нәтиҗәләр март аенда басылачак. Конкурста 211 җиңүче булачак.

Фото: Башинформ
Читайте нас: