-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар 2021, 12:20

Азык-төлек җыелмалары урынына акча бирү отышлырак...

Владимир Путин балалары аз комплектлы мәктәпләрдә укучы гаиләләргә акча бирергә тәкъдим итте.

Владимир Путин балалары аз комплектлы мәктәпләрдә укучы гаиләләргә акча бирергә тәкъдим итте.

Русия Президенты Владимир Путин губернаторларга балалары аз комплектлы мәктәпләрдә укучы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары урынына кайнар аш өчен акча бүлеп бирергә киңәш итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мондый мәктәпләрдә укучы балаларның ата-аналарына азык-төлек тәкъдим итү турында социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский сөйләде.

“Аз комплектлы мәктәпләрдә укучы балалар өчен азык-төлек продуктларына килгәндә, сезгә урында, әлбәттә, ничек эшләргә кирәклеге яхшырак күренә. Сез азык-төлек бирергә уйлагансыз...”, —диде Путин.
Ь
Шул ук вакытта Президент билгеләп үткәнчә, “бу продуктларны гаиләләргә бирү өчен аларны кемдер сатып алырга, аларны янә кемдер икенче урынга ташырга, кемдер аларны сакларга, кемдер тапшырырга тиеш, һәм бу кешеләрнең барысына да түләргә кирәк”.

Путин гаиләләргә ярдәмне акчалата бирү җиңелрәк дип фаразлады, чөнки “юлда югалтулар да азрак булачак һәм балаларга күбрәк тиячәк”.

Дәүләт башлыгы губернаторларга “уйларга, урында карарга” тәкъдим итте.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: