+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 гыйнвар 2021, 12:25

Аттестатка кайбер фәннәр буенча зачет куелачак

Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Русиядә мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билгеләрне зачет алыштырачак. Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

“Рәсем, җыр һәм физкультура буенча зачет та куярга мөмкин”, — дип билгеләнә документта.

Тагын бер яңалык: аттестатлар QR-код белән маркировкаланачак. Бу ялган аттестат һәм аңа кушымта ясаудан сакларга ярдәм итәчәк.

Русия Мәгариф министрлыгының бу хактагы боерыгы 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булыр дип фаразлана.

Фото: mk.ru
Читайте нас