-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2021, 17:45

Яңа белем бирү стандартлары кертелә

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) агымдагы елда расланырга мөмкин.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) агымдагы елда расланырга мөмкин.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) 2021 елның февраль азагы - март башында расланырга мөмкин. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

2019 елның ноябрь ахырында Русия Мәгариф министрлыгы каршындагы Мәктәп стандартлары буенча совет яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектын хуплады.

Министр сүзләренә караганда, яңа белем бирү стандартлары проектлары эшләнеп беткән, хәзер алар вице-премьер Татьяна Голикова һәм Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко рәислегендәге Гомуми белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем каравында.

“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектларын эш төркеме хуплаган очракта, алар 2021 елның февраль азагы - март башында расланырга мөмкин”, — ди Кравцов.

Фото: rg.ru
Читайте нас: