Уфада яшь хәбәрчеләрнең беренче республика фестивале узачак.
Яшь хәбәрчеләрнең беренче республика фестивале Уфада 26 гыйнварда узачак. Аны Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе, Шәрык гыйлеме һәм журналистика факультетының журналистика кафедрасы оештыра. Фестивальгә 10-11нче сыйныф укучылары һәм колледж студентлары чакырыла.
"Фестиваль танылган журналистларның осталык дәресләренә, "түгәрәк өстәл"ләргә, видеокүперләргә, масс-медиа дөньясыннан кызыклы кешеләр, университет мөгаллимнәре белән очрашуларга бай булачак, анда яңа проект эшли башлаячак һәм Яшь хәбәрчеләр клубы булдырылачак”, — дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестивальдә катнашу өчен гаризаны 20 гыйнварга кадәр kafedra.jurnalistiki@gmail.com. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гариза формасында катнашучының исем-фамилиясе (тулысынча), элемтә өчен телефон, сыйныф, курс, электрон почта күрсәтелә.
Барлык сораулар белән (347) 273-93-12; 8-965-656-26-56 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.